И туган тел , и матур тел...
15 нче февраль көнне Үрмәт төп белем бирү мәктәбендә халыкара туган тел көненә багышланган чара билгеләп үтелде. Чараның максаты һәм бурычы:туган телнең байлыгын, матурлыгын, гүзәллеген, тапкырлыгын, фикри тирәнлеген ачып бирү;каләм осталарының телебез турында әйтелгән канатлы фикерләре белән танышу; тылсымлы тел дөньясына кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә өйрәнү.
- Г.Тукайның “Туган тел”шигыре буенча видео-язма карадык.
- Бай һәм аһәңле туган телебезгә багышланган 7 сыйныф укучылары тарафыннан интеллетуаль уен үткәрделәр. Ике команда ярышты, “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр”
-Бәйрәмдә татар теленең байлыгы турында сөйләштек, шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык, уйнадык, мәкаль-табышмаклар әйтештек.